Татарстанда уҗымнарны тукландыру эшләре башланды

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстанда көзге культураларны эшкәртү чаралары башланды. Кырларга туфрак эшкәртүгә беренче агрегатлар чыкты, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында.

Көзге чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 589,6 мең гектар тәшкил итә. Хәзергә 5,7 мең гектар мәйданда гына тукландыру чаралары үткәрелгән.

Кыр эшләрендә Азнакай районы аграрийлары лидерлык итә: анда 2,6 мең га мәйданга минераль ашлама кертелгән. Сарман районында 2,3 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган, Минзәләдә – 300 га, Түбән Камада – 200 га һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International