Татарстан Республикасы азык-төлек базарындагы вазгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов белешмә бирде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. Николай Титов хәбәр иткәнчә, ваклап сатуда продукция төрлелеге зур, төп продуктларга бәяләр тотрыклану күзәтелә.
Росстат күрсәткечләренә караганда, 2015 елның февралендә Татарстан продуктларның минималь җыелмасы буенча Идел буе федераль округы (ИФО) төбәкләре арасындагы рейтингның уртасында булган – 8 нче урын (3427 сум).
Николай Титов сүзләренчә, Казан Идел буе федераль округы миллионлы шәһәрләре арасында продуктларның арзанлыгы буенча алда бара.
2015 елның мартында кайбер продуктларга: помидорга, шикәр комына, ипигә һәм 1 нче сортлы оннан пешерелгән күмәч әйберләренә, алмага бәяләр төшә башлаган.
Азык-төлек продуктларына бәяләрне тотрыкландыру максатларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 17 гыйнвардан авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруны оештыра, - алар 11 апрельгә кадәр озайтыла. Казанда ярминкәләр 9 урында, Чаллыда 2 урында уздырыла.
Николай Титов билгеләп үткәнчә, ярминкәләрдә бәяләр, сәүдә нокталарына караганда, 10-50%ка ким.