Татарстанда 27 юлчы 2015 елның мартында калды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда юлда транспорт һәлакәтенә юлыгып 27 кешенең гомере өзелгән, 326 кеше имгәнгән, җитди җәрәхәтләнгән. Шул рәвешле, 27 юлчы 2015 елның мартында калды. Үлүчеләрнең 8е һәм тәне казаланучыларның 147се – Казанда.

Апрельнең беренче көнендә республикада 8 кеше юлда бәлагә тарып, тәненә төрле дәрәҗәдә зыян килгән, аларның 5се – Казанда.

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе статистикасы шул хакта сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International