Питрәч районыннан хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 35 егет чакырылачак. Чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
КОЩАК МӘКТӘБЕНДӘ “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү” темасына ике көнлек семинар үтте. Кощак, Колай, Иске Шигали мәктәбе укытучылары Питрәч 1 нче мәктәбе педагогларының сингапур компаниясенең “Educare International Consultancy” укыту методикасыннан файдалану мәсьәләләре буенча лекцияләрен тыңлады.
ПИТРӘЧ 1 НЧЕ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ Регина һәм Аделина Зариповалар Татарстан Республикасы буенча суд приставларының федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов имзасы куелган Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Алар “Яшь хокук сакчысы” Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабында актив катнашты.