Фермерлар дәүләткә өметләнә, чөнки моңа кадәр башкарылган эшләргә дә дәүләт тарафыннан күрсәтелгән булышлык зур булган.

– Безгә Татарстан Президенты, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы теләктәшлек белдереп тора, аларга рәхмәтебез чиксез. Дәүләт кредитларны каплаганда, ана көтүлекне яңартканда, җиһазлар сатып алганда субсидияләр бирә, корылык килгәндә чыгымнарны капларга, салымнарны түләгәндә булыша. Фермерларны бүген баланы караган кебек карыйлар, шуңа күрә өметләрне акларга тырышабыз, – дип ассызыклый фермер.
Комлы Кавал авылындагы үрдәк хуҗалыгында якын-тирә авылларда яшәүче 90лап кеше эшли. Фермерлар киләчәктә хуҗалыкны нәкъ менә авыл халкы көче белән киңрәк җәелдерергә ниятли.

– Авыл кешесе уңган ул. Аңа файда китерерлек эш кенә табарга кирәк. Без авыл кешесенә бер тәүлекле яки ун көнлек берничә мең баш үрдәк бәбкәләрен үз абзарында үстерергә һәм безнең аша сатарга тәкъдим итәбез. Инде шундый уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупладык. Авыл кешесе үстергән үрдәк, яхшы тәрбия исәбенә, югалтуларсыз, тазарак та, тәмлерәк тә була. Мин, гомумән, авыл кешеләренә элеккеге колхозларның ташландык биналарын чистартып-төзәтеп, үрдәкләр симертергә киңәш итәм. Үрдәкне, иң яхшысы, елның салкын вакытында үстерергә: әйтик, сентябрьдән апрельгәчә, бу чорда аның бәясе шактый югары йөри. Безнең токым үрдәкләр, гадәтләнгәнчә, майлы түгел, 42 көн эчендә 2,2 килограмм авырлык җыеп, сугымга өлгерә. Ел саен үрдәкләрнең берникадәр өлешен безгә авыл халкы үстереп бирә, быел халыкка 500 мең баш үрдәкне таратырга уйлыйбыз, – ди Фәрит Хәйретдинов.
Рамил Гобәйдуллин исә “хәләл” үрдәкләрне якын киләчәктә Төркия һәм гарәп илләренә тәкъдим итәчәкләре турында әйтә.

– Әлегә без үз төбәгебезнең ихтыяҗын капларга өлгермибез. Россия төбәкләрендә дә үрдәк итенә сорау зур. Үзебез, шәхсән, Себер якларына илтергә тырышабыз. Анда милләттәшләребез – татарлар аеруча күп яши. Киләсе елда үрдәкләр санын 3 миллион башка тутырсак, бәлки, чит илләргә дә чыгарга насыйп булыр, – ди Рамил Гобәйдуллин.
Апрель азагыннан фермерлык хуҗалыгында “урак өстенә” керәләр: язга аяк баскан халык бәбкә алырга чиратка тезеләчәк.