ТР агросәнәгать вәкилләрен җир һәм милек мөнәсәбәтләрен көйләргә өйрәтәләр

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

8-10 апрельдә ТР агросәнәгать вәкилләрен икътисадның аграр секторы җир һәм милек мөнәсәбәтләрен көйләргә өйрәтәләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институтытында белдерделәр.

Шул рәвешле, ТР муниципаль районнары Башкарма комитетлары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрохолдинглар белгечләре Казанга укырга киләчәк. Алар алдында ТР авыл уҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты белгечләре чыгыш ясаячак.

Докладчылар җир-милек мөнәсәбәтләрен хәл итү һәм тәртипкә салу, яңа закон буенча җир участокларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре буенча программалы чаралар комплексына аерым игътибар бирәчәк. Икътисади санкцияләр шартларында икътисадның аграр секторы нәтиҗәлелеген һәм көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булачак. Авыл хуҗалыгында кризиска каршы чаралар формалаштырганда һәм гамәлгә куйганда, җир һәм милек мөнәсәбәтләрен көйләү принцибы мөһим булып тора, дип саный әлеге чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International