Авыл товар җитештерүчеләре 15 мең тоннадан артык дизель ягулыгы сатып алган

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Татарстанның авыл товар җитештерүчеләре 15 мең тоннадан дизель ягулыгы сатып алган. Гомумән, язгы кыр эшләре үткәрүгә һәм терлек азыгы әзерләүгә ТР районнарына 70 мең тонна ягулык-майлау материаллары бүлеп бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Гаттиятов белдерде.
Агросәнәгать комплексы предприятиеләре ягулык-майлау материалларын март, апрель һәм май айларында алыначак.
Авыл товар җитештерүчеләре дизель ягулыгын ташламалы бәядән килограммын 31 сумнан алуын да билгеләп үтәргә кирәк, ә базар бәясе 36,3 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International