РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга ит терлекчелеген үстерүгә 40 млн сумнан артык акча бирә

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга ит терлекчелеген үстерүгә 40 миллион  сумнан артык акча бирә. РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев министрлык тарафыннан әзерләнгән тиешле документы имзалады, дип хәбәр ителгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында.

Шул рәвешле, ит терлекчелеге өлкәсенә федераль бюджеттан ярдәм күрсәтү ниятләнә. 2015 елда әлеге юнәлешне үстерү өчен Татарстанга 40,2 млн. сум күләмендә субсидия биреләчәк. Субсидия Татарстан бюджетына ит терлекчелеген үстерү төбәк программасын финанслашуга тәкъдим ителә.

РФ субъектларына әлеге тармакка ярдәм 2,375 млрд. сум тәшкил иткән. Төбәк программаларын тормышка ашыру терлекләрнең баш санын 109 меңгә арттыру мөмкинлеге бирәчәк, дип саный РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров.                                    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International