ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ведомство башлыгы урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә җирләрне крестьян һәм фермерлык хуҗалыкларына бүлеп бирү проблемалары буенча килештерү комиссиянең беренче утырышы узды. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында белдерелә.
Шушы мәсьәләне карауда ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр советы, Росреестрның ТР буенча идарәсе, республиканың Биектау, Питрәч, Тукай районнарының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре катнашты.
Искәртеп узабыз: ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча җирләрне крестьян һәм фермерлык хуҗалыкларына бүлеп бирү проблемалары буенча килештерү комиссиясе оештырылды.
Комиссия крестьян һәм фермерлык хуҗалыкларына җир бүлеп бирүне аерым контрольгә алырга карар итте.