Казанда “Созвездие-Йолдызлык-2015” фестиваленең суперфиналы тәмамланды

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Казанда “Созвездие-Йолдызлык-2015” Ачык республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале суперфиналы искиткеч гала-концерт белән тәмамланган. “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында узган концертта 1,2 һәм 3 нче урыннар өчен бүләкләр тапшырылган һәм конкурс лауреатлары махсус призлар белән бүләкләнгән. Гран-при иясе фестивальнең икенче гала-концертында – 25 нче апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында мәгълүм булачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Гала-концерт ике блоктан гыйбарәт булган. Беренчесендә сугыш темасына чыгышлар тәкъдим ителгән. Икенче блокта “Мирас вокал-хореографик ансамбле “Катарина” фин халык җырын башкарып, тамашачылар күделенә үтеп кергән.

15 нче юбилей фестиваленең быелгы үзенчәлекләренең берсе – лауреатлар һәм җиңүчеләр саны 156 га кадәр арткан, чөнки һәр номинациядә жюри берничә икенче һәм өченче урыннарны билгеләгән.

Искәртеп узыйк: фестивальнең финал этаплары 13 нче апрельдән 16сына кадәр “УНИКС” та үтте. 4 көн эчендә жюри әгъзалары 4,5 меңнән артык баланың чыгышын караган. Быел фестивальгә Чиләбе, Әстерхан, Ульяновск өлкәләреннән, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Мәскәү шәһәреннән дә катнашучылар килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International