“Зур Казан” басмаханәсендә Коръән китабы нәшер ителде

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бу көннәрдә “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” басмаханәсендә Коръән китабы басылып чыкты һәм гаҗәеп рәвештә сатылып та бетте, диелә мәчет сайтында.

Басмаханәнең җитәкчелеге белдерүенчә, әлеге изге китапның хәрефләре зурайтылып нәшер ителде. Бу исә китапны күзләре зәгыйфьләнгән өлкән буын вәкилләренә дә укырга җайлы булсын өчен шулай эшләнде. Зур форматта итеп эшләнгән әлеге изге китап тышлыгы яшел төстә, аңа сары белән каллигарфик бизәкләр төшерелгән.


Әлеге изге китапны “Ярдәм” мәчете басмаханәсендә тагын нәшер итеп чыгару турында сүз бара.

“...Билгеле булганча, бу изге китап Мөхәммәдкә 40 яшь тулгач, ягъни аңа Пәйгамбәрлек килгәч, Хак Тәгаләдән Җәбраил фәрештә аркылы иңдерелә башлады. Ул 23 ел буена Мөхәммәд Мостафага (с. г. в.) аятьләр рәвешендә төшерелде. Җәбраил фәрештә беркөнне тулысынча Мөхәммәдкә Коръәнне ике тапкыр укып чыккач, Пәйгамбәребез изге китапның иңдерелеп беткәнлеген һәм үзенең тиздән вафат булачагын аңлады. Чынлап та, тиздән Мөхәммәд Пәйгамбәр авырый башлый, аннары вафат була. Шулай да, аңа төшерелгән изге китап кыямәт көненәчә бар булачак, сакланачак...”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International