Казан ИФО да арыш-бодай оныннан пешерелгән икмәк бәяләре буенча 10 нчы урынны били

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Казан ИФО да арыш-бодай оныннан пешерелгән икмәк бәяләре буенча 10 нчы урынны били. ТР Икмәк пешерүчеләр берлегенең гомуми җыелышында шундый мәгълүмат белдерелде, анда икмәк заводларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

ТР Икмәк пешерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоров икмәк пешерү тармагының узган елгы эшчәнлеге, икътисадның бу секторы хезмәткәрләре алдына нинди бурычлар куелуы турында белдерде. Татарстанда 110 нан артык предприятие икмәк җитештерә. Казан ИФО шәһәрләре арасында арыш-бодай оныннан пешерелгән икмәк бәяләре буенча 10 нчы урынны били, ә 1 сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк бәясе буенча – 7 нче урында. 2014 елда ТР буенча икмәк-күмәч продукциясе җитештерү күләме 142,9 мең тонна (бу узган елгы шушы ук вакыттагының 95 процентын) тәшкил итә, кондитер эшләнмәләре – 19,3 мең тонна (96 процент).
2015 елның беренче кварталында республиканың икмәк пешерү предприятиеләре 32,2 мең тонна икмәк-күмәч һәм 4,3 мең тонна кондитер эшләнмәләре җитештергән.
Узган ел бигрәк тә Татарстан кулланучылар берлеге, «Менделеевск икмәк заводы» ААҖ, «Васильево икмәк заводы» ААҖ, «Казанның 3 нче икмәк заводы» ААҖ, «Күмәч-кондитер комбинаты» ААҖ уңышка ирешкән.

Кризис вазгыяте шартларында, икмәк эшләнмәләрен җитештерү күләмен кимүне, икмәкнең үзкыйммәтен төшерүгә һәм яңа продукция линиясе булдыруга юнәлдерелгән модернизацияләү туктатырга мөмкин, дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Гомуми җыелышта икмәк пешерү предприятиеләренә, икмәкләрнең социаль төрләрен җитештерү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау өчен, субсидия бирү кебек дәүләт ярдәме мәсьәләсе каралды. Икмәк пешерү предприятиеләре җитәкчеләре, икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү күләмен тотрыклы итү, ассортиментны баету һәм түбән бәяләрне саклау өчен челтәр предприятиеләре һәм шулай ук чимал белән тәэмин итүчеләр белән дә үзара отышлы шартларда эшләүгә ирешү мөһим, дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International