Татарстанда теплицада яшелчә үстерү буенча Бөтенроссия киңәшмәсе уза

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
29 апрельдә Татарстанда теплицада яшелчә үстерү буенча Бөтенроссия киңәшмәсе уза. Инновацион технологияләр, үзебездә җитештерелгән теплицалар һәм җиһазлар куллану темалары игътибар үзәгендә булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә катнашучылар “Майский” теплица комбинатының җитештерү базасында тәҗрибә уртаклашачак.
“Майский” теплица комбинаты Бөтенроссия киңәшмәсен үткәрү урыны буларак, очраклы сайланмаган. Ул Россиядә иң яхшы теплица предприятиеләренең берсе. Узган ел җыеп алынган яшелчәләрнең тулаем күләме, бер квадрат метрдан 81,2 кг уңыш алынганда, 30 мең тоннадан артык тәшкил иткән. Бу күрсәткеч Европа күрсәткечләре дәрәҗәсендә дигән сүз.
РФ нең теплица яшелчәлеге өлкәсендә дәүләт программасын гамәлгә куюы 2020 елда 1,5 мең га яңа заманча теплицалар төзү һәм булганнарын модернизацияләү өстәмә 768,6 мең тонна яшелчә үстерү мөмкинлеге бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International