Малайлар һәм кызлар әти-әниләргә балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен искә төшереп, белем бирү учреждениеләренең машина кую урыннарында махсус листовкалар тараттылар. Ни әйтсәңдә, юл-транспорт һаләкәтләрендә балаларның травма алу дәрәҗәсе әле дә югары.
- Әти-әниләрнең кечкенә балалары, аларның куркынычсызлыгы турында кайгыртулары бик мөһим, ди активистларның берсе Юля Новикова, - юлларда куып йөрмәскә, балаларны махсус утыргычларга дөрес итеп утыртырга кирәк. Һәрдаим игътибарлы булу беркайчан да комачауламый.
- Без махсус кресло белән гел файдаланабыз. Безнең өчен кызыбызның иминлеге һәрвакыт беренче урында, ди, - баласын “Каенкай” балалар бакчасына йөртүче Юрий Ишимов.