Һәркем җаваплылык тоярга тиеш

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

2014 елда   янгынга каршы профилактик чаралар үткәрү нәтиҗәсендә  Питрәч  урман хуҗалыгында  янгыннар  булмады.

Безнең  урманнарда  янгын куркынычы  сезоны 15 апрельдән 20 октябрьгә кадәр дәвам итә. Дәүләт урман фондында  гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен,  күп кенә чаралар оештырыла.

Район халкы да бу уңайдан  үзләрендә зур җаваплылык  тоярга тиеш.  Урманнарны  саклыйк,  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, таләпләрен бозмыйк!

Әлеге хәлне оператив контрольдә  тоту максатыннан  урман хуҗалыкларында  тәүлек буе кизү тору оештырылды. Хокук бозулар,   янгын чыгу очракларына юлыксагыз,  8(84367)37-2-25 телефоны буенча Питрәч урман хуҗалыгына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International