КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 26 апреле, якшәмбе

РАЙОН ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА  Бөек Ватан сугышы ветераны,  Питрәч районының элеккеге  прокуроры Иван Егорович Панаринга   багышланган  хәтер кичәсе үтте. Анда  район прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары  катнашты.  Очрашуда катнашучылар гаилә архивы фотографияләре буенча Иван Панаринның тормыш юлы белән танышты.

АГЫМДАГЫ ЕЛНЫҢ 1  ИЮНЕННӘН  һәр төрле пенсия билгеләгәндә  пенсия таныклыгы тапшыру  туктатыла. Пенсионер  пенсия билгеләү һәм  аның күләме турында белешмә кәгазе ала ала.

Татар Тау Иле мәктәбеннән  3 укучы район балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  "Җирдә тынычлык хакына"  шигърият бәйгесенең   2 этабында катнашты.  Бөек Ватан сугышы турында проза әсәреннән өзек уку буенча  Мостафин  Тәлгать  Гран-прига ия булды. Шигырь сөйләү бәйгесендә   Алинә Рәхимова  1 нче,  ә Людмила Захарова  2 нче урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International