РАЙОН ПЕНСИЯ ФОНДЫ ИДАРӘСЕНДӘ хокук белемнәре мәктәбе эшли башлады. Анда “өченче яшь студентлары”на белем алганнан соң, сертификатлар тапшырылачак. Алар беренче дәрестә “Дәүләт төшенчәсе һәм “Хокук” , шулай ук “Конституция хокукы: кеше хокукларын яклау һәм аның асылы” темасына лекция тыңлады.
Шәле мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ильяс Гыйниятов (җитәкчесе - Тәнзилә Җамалиева) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге үткәргән “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашып, лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һәркемне ут белән сак булырга чакыра. Яз җитүгә чүп-чар, коры үлән янып китүләре еш күзәтелә, ә бу зур фаҗигагә китерергә мөмкиин. Шуңа күрә йорт яны, авыл хуҗалыгы территорияләрендә чүп-чар ягуга юл куймаска кирәк.
БҮГЕН ВЛАДИМИР ЛЕНИННЫҢ туган көне. Ул Россия һәм бөтен дөнья тарихына үзгәреш керткән шәхес. Аның эшчәнлегеге илебез тарихын “Октябрь революциясенә кадәр” һәм “Октябрь революциясенән соң” чорга бүлә.