Урамнар күзгә күренеп чистарды

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Өмәгә мәктәп укучылары һәм өлкәннәр дә кушылды. Күмәк көч белән уртак йортыбызны алда торган зур бәйрәмнәргә әзерләделәр.

Ниһаять, кыш буе эшсез яткан сәнәк, тырма, көрәк, себеркеләргә дә эш чыкты. Әйләнә-тирә күзгә күренеп чистарды, иске чирәмне тырмалап киткән җирләрдә беренче яшеллек күзгә чалынды. Агачларның кәүсәләре акка буялганнан соң алар тагын да матураеп киттеләр. Әлеге чисталык, аклык, кешеләр күңеленә дә күчте. Йортың нинди, үзең шундый, дип юкка әйтмиләр. Уртак йортыбызда тәртипне бергәләп сакласак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International