Бүген Әнкарәгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Төркия авиалинияләре" генераль директоры Темел Котил белән Татарстан һәм Төркия шәһәрләре арасында авиарейслар санын арттыру турында фикерләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия белән Татарстан арасында хезмәттәшлек динамикалы үсеш кичерү фонында авиарейслар кытлыгы күзәтелә - алар атнасына нибары җиде. "Әнкарә, Анталия һәм Төркия Республикасының башка шәһәрләренә өстәмә рейслар кирәк. Хәзер самолетларда буш урыннар юк диярлек. Ә җәен пассажилар агымы тагын да артачак", - дип фикерен нигезли Рөстәм Миңнеханов.
Яклар бүген Татарстан һәм Төркия шәһәрләре арасында авиарейслар санын ике тапкыр арттыру өчен бөтен шартлар да бар дигән карарга килде.