27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, “А-76” (“АИ-80”), “АИ-95” маркалы бензинның һәм дизель ягулыгының уртача бәяләре элеккечә калды. Шулай итеп, “А-76” (“АИ-80”) 30,01 сум тора, “АИ-95” - 34,00 сум һәм дизель ягулыгы - 33,86 сум.
Шул ук вакытта “АИ-93”, “АИ-92” маркалы бензин бәясе бераз төшкән һәм 30,87 сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә Татарстанстат.