Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален проектлау конкурсында Россия-Кытай консорциумы җиңгән

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален проектлау конкурсында Россия-Кытай консорциумы җиңгән, дип хәбәр итә ТАСС "Скоростные магистрали" ААҖ ("Россия тимер юллары" бүлендеге) вәкиленә сылтама белән.

Россия тимер юллары «Нижегородметропроект» ААҖ һәм CREEC (China Railway Eryuan Engineering Group Co. Ltd.) катнашында  «Мосгипротранс» ААҖ җитәкчелегендәге проект компанияләре консорциумы белән 2015-2016 елларда Мәскәү - Казан - Екатеринбург югары тизлекле магистраленең Мәскәү - Казан участогын төзү өчен инженер эзләнүләр башкару, планлаштыру һәм территорияләрне ызанлау проектларын, проект документларын эшләү өчен килешү төзи.

Эшләрне башкару бәясе,  өстәмә кыйммәт салымын санамыйча, 20 млрд сумны тәшкил итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International