Дәүләт Думасына транспорт салымын гамәлдән чыгару турындагы закон проекты кертелгән, дип хәбәр итә "Интерфакс". Закон проектының инициаторлары - "Гадел Россия" фракциясе башлыгы Сергей Миронов һәм аның урынбасары Олег Нилов РФ Салым кодексының транспорт салымын регламентлаучы 28нче бүлеген көчен югалткан дип танырга, шулай ук Бюджет кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.
Транспорт салымын 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә. Документка аңлатма язуында авторлар билгеләп узганча, РФ ПРезиденты Владимир Путин 2012 елда ук, Дума фракцияләре лидерлары белән очрашуда транспорт салымын гамәлдән чыгару турында әйткән булган.
Транспорт салымын гамәлдән чыгарудан югалткан табышны ягулыкка акция хисабына каплау тәкъдим ителә. Закон проекты федераль бюджеттан башка өстәмә чыгымнарны күздә тотмый.