Рөстәм Миңнеханов Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге рәисе белән очрашты

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге рәисе Рифат Хисарджиклыоглу белән очрашты. Чара Татарстан лидерының Әнкарәгә эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агиев, Татарстан делегациясенең башка вәкилләре катнашты. "Төркия партнерлары белән ике яклы хезмәттәшлек бездән зур нәтиҗәлелелек таләп итә", - дип белдерде Р.Миңнеханов очрашу барышында. Моңа каршы Рифат Хисарджиклыоглу Россия белән сәүдә-икътисади элемтәләрен үстерү Төркия өчен дә зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте. Әлеге элемтәләрнең ике ил арасында стратегик партнерлык кысаларында үсеш кичерүе мөһим, дип өстәде ул. Аның сүзләренчә, ике ил арасында хезмәттәшлекне киңәйтү тотрыклылык һәм тынычлык тәэмин итүдә дә уңай чагылыш таба. "Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында лидер санала, - диде Төркиянең Палаталар һәм биржалар рәисе.   - Без сезнең республика территориясендә тормышка ашырылучы икътисади башлангычларны зур игътибар белән күзәтәбез".

Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановның фәнни, мәгариф  һәм спорт өлкәләренә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Әмма, Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр әйбәт булуга карамастан, икътисади күрсәткечләр яхшырак та була алыр иде, дип өстәде Рифат Хисарджиклыоглу. Аның сүзләренчә, төбәкләр арасында гомум товар әйләнеше күләме 500 млн доллар тәшкил итә, бу ике яклы эшнең күләмен чагылдырмый. Төркиянең Палаталар һәм биржалар рәисе Рөстәм Миңнехановка Төркия белән Татарстан арасында икътисади сектордагы хезмәттәшлекне яхшырту буенча программа эшләргә тәкъдим итте.

"Соңгы берничә елда Россия белән Төркия арасында нәтиҗәле мөнәсәбәт булдырылды,  - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен яхшы нигез". "Республикага Төркиянең Палаталар һәм биржалар берлеге актив ярдәм күрсәтә. Ике яклы эш бездән зур нәтиҗәлелек таләп итү белән килешәм. Бүгенге дөнья аренасындагы катлаулы вәзгыятьтә Төркия Россиянең ышанычлы партнеры һәм куәтле финанс үзәге булып кала", - дип өстәде Татарстан лидеры.

Төркия - Татарстанның иң зур партнерларыннан берсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, ТРның "Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә Төркиянең кайбер предприятиеләре эшчәнлек алып бара. Планнарда - тагын ике завод ачу. "Тик бер урында торырга ярамый, - дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан  - Россиянең әйдәп баручы сәнәгый үсеш кичергән төбәкләренең берсе, биредә машина төзелеше, авиатөзелеш, судно төзелеше актив үстерелә. Без Төркия инвесторларының Россия базарындагы старт мәйданчыгы сыйфатында нәкъ менә Татарстанны сайлавын телибез". 

Аннары Татарстан һәм Төркия вәкилләре фәнни-мәгариф, сәнәгый, сәүдә-икътисади өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International