Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавы.
“Хөрмәтле татарстанлылар! 27 апрельдә без Россия парламентаризмы көнен билгеләп үтәбез. Вәкиллекле халык хакимияте – демократиянең төп нигезе, ә парламент һәрвакытта да халыкның төрле катламнары, төрле сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар мәнфәгатьләрен чагылдыра. Безнең илдә ике палаталы Федераль Җыен белән бергә региональ закон чыгару җыелышлары да актив эшләп килә. Аларның эшчәнлеге Россия Федерациясе хокукый кырының куәтен чагылдыра.
Татарстанның яңа тарихында парламентаризм 25 еллык үсеш этабын билгеләп үтә. 1990 елның мартында республика хакимиятенең иң югары вәкиллекле (закон чыгару) органына альтернатив һәм күппартиялелек нигезендә беренче тапкыр сайлаулар булды. Шушы ук елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Бу ике истәлекле вакыйга республика дәүләтчелегендә радикаль үзгәрешләрнең башлангычы һәм, асылда, Россия дәүләтчелегенең яңа типтагы федератив мөнәсәбәтләр чагылышы булды.
Чирек гасыр дәвамында без шактый кыенлыкларны җиңдек, катлаулы, әмма бик әһәмиятле юл үттек. Татарстан парламентаризмы республиканың хакими мөнәсәбәтләрендә тигез хокуклы катнашучы буларак җитлекте. Татарстан Югары Советының һәм аның тарихи варисы – Дәүләт Советының эшчәнлеге республикада вәкиллекле халык хакимияте үсешенең мөһим этабы булды. Парламент мөнбәрләрендә Россия Федерациясенең инновацион индустриаль субъекты буларак Татарстанның үсешен билгеләүче хәлиткеч карарлар кабул ителде. Безнең депутатлык корпусы һәрвакытта да гражданлык җаваплылыгы, хәбәрдарлык, төрле фикерләрнең һәм эшчәнлекнең чагылышы идеяләрен яклады һәм шулай булып кала.
Кадерле ватандашлар! Россия парламентаризмы алдында чын мәгънәсендә зур бурычлар тора. Ул алга таба да вакыт чакыруларына дөрес йогынты ясарга, илдәге һәм региондагы барлык хакимиятләр белән нәтиҗәле эшләргә, социаль сәяси тотрыклылыкны һәм Россиянең һәр гражданы өчен лаеклы тормышны гарантияләргә тиеш. Безнең төп максатыбыз – һәркайсыбызга, балаларыбызга һәм оныкларыбызга уңайлы яшәү шартлары тудырылган Россия Федерациясен алга җибәрү.
Ватан хакына игелекле хезмәттә яңа казанышлар, исәнлек-саулык телим. Кылган гамәлләребезгә шатланып, киләчәккә ныклы ышаныч белән яшик!” – диелә ТР парламенты башлыгы Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин мөрәҗәгатендә.