ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәстан Мәҗлесе Рәисе урынбасары Гөрбангөл Бәйрәмова белән очрашты

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан Мәҗлесе Рәисе урынбасары Гөрбангөл Бәйрәмова белән очрашты. Делегациянең Татарстанга килүе максаты — ТР парламенты һәм республикадагы җирле үзидарә реформалары белән танышу.

“Сезнең Татарстанга килүегезгә мин бик шат. Соңгы арада Татарстан белән Төрекманстан арасы бик якыная. 2012 елда сезгә делегация белән барган идем, әле дә булса шундагы хис-кичерешләремне хәтерлим, - дип сәламләде Төрекмәнстаннан килгән хезмәттәшләрен Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез Татарстанга республикада бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен һәм Туган тел көнен билгеләгән вакытта килдегез. Ул көнне Татарстанның һәр почмагында бу бәйрәмне билгеләп үттеләр. Республикада 117 милләт яши һәм без һәркайсының телен сакларга тырышабыз. Татарстанда ике дәүләт теле санала һәм татар телен саклап калу өчен Президент бик күп эшләр башкара. Рус милләтеннән булганнар безнең бу омтылышларыбызны, телебезне саклау, үстерү өчен башкарган эшләребезгә аңлап карый”.

Ул шулай ук ТР парламенты эшчәнлеге, анда депутатларны сайлау системасы белән таныштырды, республикада 60 тан артык сәяси партия булуын искәртте. Республика Президентын, Премьер-министрын, башкарма комитет органнары җитәкчеләрен сайлау, билгеләп кую, ТРда нинди ведомстволар эшчәнлек алып баруы хакында да мәгълүмат бирде. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәстан Мәҗлесе Рәисе Арҗа Нурбәрдыеваны 30 майда узачак Татарстан парламентаризмы көненә дә чакырды.

Гөрбангөл Бәйрәмова исә, үз чиратында, аларның делегациясен җылы каршылаулары һәм һәрвакыт ярдәм итәргә омтылулары өчен ТР Дәүләт Советы Секретары Лилия Маврина һәм ТР парламенты вәкилләренә рәхмәтен җиткерде. “Татарстан белән Төрекмәстан арасында мөнәсәбәтләр дәүләт югарылыгында гына түгел, парламент дәрәҗәсендә якынаюга мин бик шат. Татарстан безгә аеруча да якын. Без монда тәҗрибә уртаклашу өчен килдек һәм җирле үзидарәдә системасында сез уздырга торган реформалар белән таныштык”, - диде ул. Шулай ук Төрекмәнстан Мәҗлесе Рәисе урынбасары кичә делегациянең Теләче районында булган кичерешләре белән дә уртаклашты.

Фәрит Мөхәммәтшинга кадәр делегатлар ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров белән очрашып сөйләшкән. Моннан тыш, IT- паркта булып, Татарстанның заманча технологияләр буенча ирешкән уңышлары белән танышкан. “Бездә дә заманча технологияләрне үстерү буенча программалар эшләп килә. Без бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Киләчәк—алар кулында”, - диде Гөрбангөл Бәйрәмова.

Очрашуда Татарстан парламенты Секретаре Лилия Маврина, социаль мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Светлана Захарова, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе Шакир Яһудин, парламент Рәисе киңәшчесе Олег Гаврилов, Төрекмәстан Мәҗлесенең социаль сәясәт комитет әгъзасы Җорагөл Халбаева, вәкаләтле органнар һәм җирле үзидарә органнары белән эшләү комитеты җитәкчесе Әхмәд Чарыев, мәгълүмәт белән тәэмин итү белгече Язмурад Какагелдыев, Төрекмәстан Мәҗлесе һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының үсеш программасы уртак проекты ассистенты Рәсүл Хаҗаев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International