“Общественное мнение — Татарстан” төбәк фонды һәм ТРның экстремизмны, дискриминацияне һәм ксенофобияне өйрәнү үзәге уздырган сораштырулар нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республика халкының күбесе Татарстандагы этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне чагыштырмача тотрыклы дип санавын белдергән. Әлеге сораштыруларда катнашучыларның 87,1 проценты этникара мөнәсәбәтләрне уңай дип саный, 85,5 проценты диннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә шундый ук бәя бирә.
Бу хакта бүген Казан (Идел буе) федераль университетында узган Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советы утырышында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты профессоры Татьяна Титова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сораштыруда катнашучы татарстанлыларның 76,6 проценты “беркайчан да милли билге буенча түбәнсетелүгә дучар булмаган”. Ә мөселманнарның (91,6 процент) һәм христианнарның (88 процент) күпчелеге Татарстанда аларның яшәү һәм дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлык шартлар да тудырыла дип саный.
Сораштыруларда 2 мең кеше катнашкан: аларның 900 е шәһәр, ә калганнары авыл җирлегендә яши, дип ачыклык кертте докладчы.