Казанга Дагстан башлыгы Рамазан Абдулатипов килде

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Казан" халыкара аэропортында эш визиты белән килүче Дагстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатиповны каршы алды.

Эш сәфәре барышында Рамазан Абдулатипов Татарстан халыкларының Дуслык йортында булды. Монда кунакларга милли-мәдәни мохтариятләр урнашкан бүлмәләрне күрсәттеләр. Татарстан парламенты башлыгы мәртәбәле кунакка төрле милләтләр арасында республикада тынычлыкны һәм иминлекне, халыклар арасында дуслыкны саклауны максат иткән Татарстан халыклары Ассамблеясының эшчәнлеге хакында сөйләде.

Бу көнне Халыклар дуслыгы йортында Чуваш рекрут җырларының беренче фестивале бара иде, кунаклар чарада катнашучыларны сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Рамазан Абдулатиповның Россия халыклары Ассамблеясын җитәкләү чорында Татарстан халыклары Ассамблеясын булдыруда зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. «Без бүген Халыклар дуслыгы йортында республика җитәкчелеге тарафыннан милли сәясәтне тормышка ашыруга нинди яхшы шартлар тудырылуын үз күзләребез белән күрәбез, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Һичшиксез, безнең бу уңышларыбызда федераль күләмдә эшләүче сәясәтче Рамазан Абдулатиповның да өлеше зур».

Дагстан башлыгы үзен җылы каршылаулары өчен Татарстан җитәкчелегенә олы рәхмәтен җиткерде һәм республика киләчәктә дә Россиядә алдынгы рәтләрдә булачагына ышаныч белдерде.

«Татарстан безнең өчен күп мәсьәләләрдә үрнәк булып тора, - диде ул. – Милли гореф-гадәтләрне һәм телләрне саклауда һәм үстерүдә сез зур уңышларга ирештегез».

Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның эш бүлмәсендә очрашуда сүз ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерү турында барды.

Рамазан Абулатиповның визит программасында спорт чараларын карау һәм Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу, шигърият бәйрәмендә катнашу каралган.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International