КДАТУ студентлары Татарстанны “Тимер эшмәкәр” (“Железный предприниматель”) бөтенроссия чемпионатында тәкъдим итәчәк

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Кире тактиль элемтә технологиясенә нигезләнгән продукт яки хезмәтне уйлап чыгарып, аның бизнес-моделен төзергә. Кичә “Тимер эшмәкәр” (“Железный предприниматель”) бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында катнашучыларга шушы бурычны хәл итәргә кирәк булган.

Чемпионатта җиңүгә 13 командага берләшкән Казанның югары һәм  урта махсус уку йортлары студентлары – 60 ка якын катнашучы дәгъва кылган.

Бер сәгать дәвамында катнашучылар продукт (хезмәт) булдырып, аның бизнес-моделен эшләгән, фаразланган базарның күләмен бәяләгән, максатчан аудиторияне һәм яңа продукт үсешенең методикасын билгеләгән, шулай ук эксперт комиссиясе өчен презентация әзерләгән.

Студентларның хезмәтенә “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко, “Химград” технополисы җитәкчесе – “Идея Капитал” идарәче компания” ААҖ генераль директоры Алексей Грушин, "Pulsar Venture" инвестицион-венчур компаниясенең проектлар офисы җитәкчесе Альберт Усманов, IТ-парк бизнес-инкубаторы җитәкчесе Ленар Халиков һәм башкалар бәя биргән.

Жюри хөкеменә тәкъдим ителгән проектлар төрле юнәлештә булган: командаларның берсе әле яуланмаган планеталарга очу өчен костюм булдыруны тәкъдим иткән, башкасы автомобилистлар өчен сенсор датчиклар әзерләгән, өченчесе исә спортчыларны әзерләү өчен җиһаз тәкъдим иткән.

Жюри әгъзалары бер сәгать эчендә проект әзерләү бик катлаулы бурыч булуын ассызыклаган. Командаларның күбесе бу бурычны хәл иткән. “Бу вакыт эчендә тәгаен проблемаларны хәл итә алырлык продуктлар булдыра алган командалар бик сөендерде”, - дип билгеләп узган алар.

Чемпионатка Сергей Юшко йомгак ясап, катнашучыларның дөньякүләм трендларны исәпкә алып, үз проектын яклый алу сәләтен билгеләп үткән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш унрверситеты студентлары һәм аспирантлары командасы җиңүче булган, алар велосипед руле тоткаларына виброхәбәр функциясе белән накладкалар эшләү проекты белән таныштырган.

5-6 июньдә Мәскәүдә җиңүче команда Татарстан данын Тимер эшмәкәр” (“Железный предприниматель”) бөтенроссия чемпионатында яклаячак, дип хәбәр итә “Идея” технопаркы матбугат хезмәте.

Чемпионат Мәскәүнең “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү университеты бизнес-

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International