Илдар Халиков һәм Илшат Гафуров Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр китерде

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең Казандагы һәйкәленә чәчәкләр китерде.

Казан кремле төбендәге тантанада төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР парламенты депутатлары һ.б. катнашты. Чара КФУ студентларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган маршы белән дәвам итте. Аны барабанчылар башлап җибәрде. Хәрби киемдәге студентлардан соң, югары уку йортында белем алучылар "Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар!", "Хәтерлибез!Горурланабыз!", "Беркем дә онытылмаган! Бер нәрсә дә онытылмаган!" һ.б. шундый патриотик рухтагы лозунглар белән  узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган маршта 210 еллык тарихы булган университетның 210 студентыннан торган Хөрмәт батальоны Казанның Кремль урамы буйлап атлады. Шулай ук КФУның үлемсез полкы да КФУның төп бинасына кадәр үтте. Маршта мотоциклчылар, хәрби техника да бар иде. Бөек Ватан сугышы ветераннары маршны шул хәрби машиналарга утырып узды.

Тарихтан билгеле булганча, 1945 елның 30 апрель көнендә Рейхстагны штурмлау башлана. 3 нче хөҗүм армиясенә кергән 9 дивизиянең берсендә булган 5 нче номерлы әләмне өч сугышчы төркеме Рейхстагка алып менә. Әлеге теркемне җиткәләгән сержант Иванов бинаның өске катына менгәндә  җәрәхәтләреннән һәлак була, ә калган ике сугышчы - сержант Егоров һәм сержант Кантария Җиңү байрагын Рейхстагка кадауга ирешә. Алардан соң тагын ике әләм кадап куела. Рейхстагка Җиңү Байрагын үз гомерен куркыныч астына куя-куя, яраланса да, туктап калмыйча, иң беренче булып татар егете Гази Заһитов кадаганлыгы соңыннан гына беленә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International