Болгар ислам академиясе проекты Россия Президенты Путин тарафыннан хупланды – Рәфыйк Мөхәммәтшин

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 Бүген Россия ислам институтында Ислам мәгарифе советының киңәйтелгән утырышы уздырыла. Аның эшчәнлегендә Татарстаннан, шулай ук Россиянең Башкортстан, Чувашстан, Дагстан, Чечен, Кырым республикаларыннан, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан югары һәм урта дини белем бирү уку йортлары ректорлары, төрле төбәк мөфтиләре катнаша.

Иртәдән кичкә кадәр барачак утырыш 2 сессиягә бүлеп үткәрелә. Аның беренчесе төшкә кадәр уздырылды. Утырышны ачуда РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Белоусов, әлеге идарәнең дини оешмалар белән багланышлар департаменты башлыгы урынбасары Олег Серегин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ислам мәдәнияте, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Александр Жданов һ.б. катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү чыгышында билгеләп узганча, ислам – югары дәрәҗәдә акыл һәм белем дине. Ул хәзерге вакытта ислам мәгарифе сыйфатын күтәрүнең аеруча актуаль булуын ассызыклап, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу юнәлештә башкарган эшләре турында сөйләде. Әлеге уңайдан ул дини белем бирүдә чит ил китапларына түгел, ә үзебезнең Шиһабетдин Мәрҗани, Утыз Имәни, Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхреддин кебек татар дин галимнәре язган хезмәтләргә таяну кирәклегенә басым ясады.

Михаил Белоусов үз чыгышында Россиядә ислам мәгарифе яңарышының бүген дә көнүзәк мәсьәлә булып кала бирүен билгеләп узды. Аның фикеренчә, дини уку йортларын тәмамлаучыларның саны түгел, сыйфаты мөһим. Бу уңайдан ул Ислам мәгарифе советына, дини уку йортлары белән берлектә, ислам урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларның бердәм портретын булдырырга тәкъдим итте. Михаил Белоусов бүген Россиядә бердәм ислам мәгарифе стандартлары эшләнергә тиешлеген ассызыклады.

Утырышның I сессиясендә Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясе проекты турында бәян итте. Аның сүзләренчә, бүген әлеге проект Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган. Хәзерге вакытта аның концепциясе эшләнә. Әлеге академия төрле тематик модульләрдән торыр дип планлаштырыла. Биредә төрле курслар уздыру күздә тотыла. “Проект быел, төгәлрәге, сентябрьдән тормышка ашырыла башлаячак”, – дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Урыссудагы “Фәнис” мәдрәсәсе ректоры Марат Мәрданшин утырышта катнашучыларны Россиядәге урта дини белем бирү уку йортлары, РИИ мөгаллиме Рөстәм Нургалиев исә югары дини белем бирү йортлары эшчәнлеген мониторинглау нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге чыгышлардан аңлашылганча, урта һөнәри һәм югары дини белем бирү йортларының мәгариф стандартлары шактый аерыла. Мәсәлән, гакыйдә фәненә Казан ислам университетында 136 сәгать каралган булса, Уфадагы ислам университетында аңа 744 сәгать бирелгән.

Утырышта Татарстанда сентябрьдән кертеләчәк урта һөнәри дини белем бирү стандартлары нигезендә Россия өчен бердәм дини белем бирү стандарты әзерләү турында сүз булды. “Хәзерге вакытта Россия күләмендә ислам мәгарифе юнәлешендә бердәм белем бирү стандарты юк. Ә стандарларсыз эшне оештыру бик авыр. Күп кенә дини уку йортлары студентларга мөмкинлекләреннән чыгып белем бирә, ягъни кайсы фән укытучысы бар, шул юнәлешкә өстенлек бирелә. Бу хәлне үзгәртергә кирәк, чөнки студентлар тулы дини белем алырга тиеш”, – дип шәрехләде бу уңайдан РИИ ректоры.

Утырышның төштән соң уза торган II сессиясендә катнашучылар әлеге мәсьәлә буенча фикер алыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International