Ислам мәгарифе советының киңәйтелгән утырышы була

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия ислам университетында Ислам мәгарифе советының киңәйтелгән утырышы була. Анда Россиянең югары һәм урта дини белем бирүче 32 уку йорты ректорлары һәм директорлары катнаша.

Иртәдән кичкә кадәр барачак утырыш 2 сессиядән торыр дип планлаштырыла. Аның беренче өлешендә Болгар ислам академиясе хакында, Ислам мәгарифе  советының мәгълүмати-агарту интернет порталын тәкъдим итү чарасы, урта дини белем бирүдә бердәм уку-укыту стандартлары барлыкка китерүнең перспективалары һ.б. хакында сөйләшү була. Икенче өлештә исә мөселман ВУЗларын мониторинглау, үзәкләштерелгән дини оешмалар катнашында, алда телгә алынган советның оптимальләшү эшчәнлеге һ.б. хакында сүз алып бару планлаштырыла.

Утырышның нәтиҗәләре кичен игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International