Татарстанда 1450 мәчетнең 200ләбендә дини белеме булмаган имамнар эшли - Ренат Мозаферов

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Ислам институтының проректор ярдәмчесе Ренат Мозаферов, район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин һәм район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов Лашман, Иске Кади авылларында мәктәп укучылары белән очрашып, Казан Ислам университеты һәм Россия Ислам институтына укырга керү, яшәү шартлары турында сөйләделәр.

“Бездә 300ләп шәкерт белем ала, шуларның яртысы – кызлар, - ди Ренат Мозаферов. – Без күбрәк татар шәкертләрен җыярга телибез. Республикадагы 1450 мәчетнең 200ләбендә дини белеме булмаган имамнар эшли. Шуның өчен үзебезнең рес¬публика өчен дә кадрлар әзерләргә тырышабыз”.

Казан Ислам университетын тәмамлаучылар мәчетләрдә генә эшли алса (дәүләт аккредитациясе узмаганлыктан шулай – ред.), Россия Ислам институтын тәмамлап чыкканнарга исә дәүләт дипломы тапшырыла. Бу уку йортында шәкертләр теология, лингвистика, журналистика, икътисад юнәлешендәге белгечлекләр ала. Дөрес, аларны тәмамлаган яшь¬ләр барысы да дин юнәлешендә эшкә китми, шулай да, алар иманлы була.

“Бу уку йортларында безнең районнан читтән торып укучылар булса да, көндезге бүлекләрдә укучылар юк. Быел мәктәп тәмамлаган ике яшь кешенең анда барырга теләге бар, ничек булыр, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин. – Ә кадрлар кирәк, райондагы 23 мәчетнең 6сында гына урта һәм югары дини белемле кешеләр имамлык итә. Быел 11 авыл мәчетендә генә дин дәресләре алып барылды. Дини белемле мөгаллимәләребез дә җитми”.

Чирмешән мәчетендә практика үткән Әлки районы егете Данир Ринатдин Бәркәтә мәчетенә имам-хатыйп булып барыр¬га ризалык биргән. Яшь имам торак һәм хезмәт хакы белән тәэмин ителәчәк. Мәдрәсә тәмамлаучы тагын ике яшь кеше белән килешенгән. Авыл җиренә имам булып кайткан белемле яшьләргә грант алырга да булышачаклар, дип яза Кадрия Гамирова “Безнең Чирмешән” газетасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International