ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә шамаил конкурсы жюрие җыелды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә “Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм татар шамаиле конкурсы жюри составы җыелды. Дин әһелләреннән, каллиграфлардан торган жюри беренче мәртәбә җыелды. Алар конкурска килгән эшләр белән таныштылар һәм, шорт-лист төзү максатыннан, киңәштеләр.

25 апрельдә конкурска эшләр кабул итү тәмамланды. Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург шәһәрләреннән, Казакъстан, Австралиядән барлыгы 124 катнашучыдан 300дән артык эш кабул ителде.

Жюри сайлаган шамаилләр Ислам мәдәнияте музеенда оештырылачак күргәзмәгә куела. Күргәзмә 21 май – 21 июль көннәрендә уздырыла. 21 майдан соң интернет аша шамаилләргә тавыш бирү оештырыла. Бүләкләү тантанасы Болгар җыены алдыннан уздырыла.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International