Бүген Казан федераль университетында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган чаралар узды. Аларда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Көннең беренче яртысында КФУда Ватаныбызны азат итү өчен гомерләрен биргән укытучылар, хезмәткәрләр һәм студентлар истәлегенә мемориаль такта ачылды. Көннең икенче яртысында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган студентларның Җиңү маршы һәм университет җәмәгатьчелеге митингы узды.
Чараларны "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында узган Студентлар язы-2015" фестиваленең гала-концерты тәмамлады.
Укытучыларга, студентларга, чакырылган сугыш ветераннарына сәламләү чыгышы белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров мөрәҗәгать итте.
Илшат Гафуров билгеләп узганча, Казан университеты үзенең 210 еллыгын бәйрәм итте һәм алда тагын бер зур дата - Җиңүнең 70 еллыгы. "Быел безнең федераль университет форматында эшли башлавыбызга 5 ел тула. Бу еллар безнең өчен гади генә булмады, без бер-беребезгә ияләштек, үз корпоратив мәдәниятебезне формалаштырдык. Бу бәйрәмне без тулысынча Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлыйбыз", - диде ул.
Илдар Халиков билгеләп узганча, бүген бик күп студентлар көткән - "Студентлар язы"на нәтиҗәләр ясау көне. Ул Казан университетын үткән юбилей датасы белән котлады һәм күп казанышларга, җиңүләргә вузның укытучылары, студентлары, аспирантлары, ректоры ярдәмендә ирешелә дип белдерде.
Ул ассызыклаганча, Җиңүнең 70 еллыган багышлап үткәрелгән чаралар вузда патриотик эшләрнең җитди оештырылуы хакында сөйли.
"Студентлар язы" - ул һәрчак зур, күңелле бәйрәм. Мин аның бүген дә матур һәм кызыклы үтүен телим", - диде И.Халиков.
Концертның беренче бүлеге Ватанны саклаучыларга багышланган иде. Тамашаның төп герое техник фәннәр докторы, Казан университетының атказанган профессоры, II Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары кавалеры Николай Непримеров булды. Студентлар әлеге гаҗәеп кешенең язмышы турында сөйләде. Сәхнәдә Николай Непримеровның пәйда булуы тамашаның кульминациясенә әверелде.
Гала-концертның икенче бүлегендә фестиваль нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алган студентларын бүләкләү булды.
"Студентлар язы-2015" фестиваленең гран-приен Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институты яулады.