йорт” төбәкара фестиваленең зона туры башланды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 Бүген Казанның С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында театр төркемнәре арасында “Идел-йорт” төбәкара фестиваленең зона туры уздырыла. 

Аерым алганда, бүген 18.30да С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортының Халык татар театры Ш.Хөсәен пьесасы буенча куелган “Әни килде” (режиссеры - Рафис Фазылҗанов) спектаклен тәкъдим итә.

12 майда исә сәгать 18.00дә Балык Бистәсе районы Мәдәният йортының халык театры артистлары Д.Салихов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Өзелгән йөзем” (режиссеры – Рифхат Галиев) спектаклен күрсәтә.

13 майда сәгать 18.00дә Биектау районының Ямаширма авылы Мәдәният йорты артистлары Р.Җиһаншин пьесасы буенча әзерләнгән “Улларым” (режиссеры – Филсинә Сәгдиева) мелодрамасын тамашачы хозурына тапшыра.

Ижевск шәһәренең “Чишмә” үзешчән театр төркеме Т.Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” (режиссеры – Рафилә Рәсүлова) спектакле белән килә: алар Казан тамашачысын 14 майда сәгать 18.00дә көтә.

Теләге булган һәр кеше спектакльләрне бушлай карый ала, диелә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International