9 май – Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә “Казан” гаилә үзәгендә 2нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары эшләреннән оештырылган рәсем күргәзмәсе ачылды.
Җиңү көненә багышланган экспозициядә барлыгы төрле жанрларда иҗат ителгән 16 эш урын алган. Яшь рәссамнарның “Фронтка озату”, “Җиңү салюты”, “Полктагылар очрашуы”, “Иректә” дип исемләнгән эшләре сугыш чоры кайтавазы буларак кабул ителә. Рәссамнарның күбесе - төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү яулаган бүләк ияләре.
Күргәзмәнең төп максаты – тарихи мираска сакчыл караш, хәрби вакыйгаларда катнашучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисләре һәм шулай ук яшәеш кыйммәте фикерләрен тәрбияләү. “Казан” гаилә үзәгендә рәсемнәр күргәзмәсе белән беррәттән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган башка бәйрәм чаралары үткәрү дә каралган.
Күргәзмә эше май уртасына кадәр дәвам итә, май бәйрәмнәрендә рәссамнар эшләре белән “Казан” гаилә үзәгенең 1 нче катында танышырга була. Керү – бушлай, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты ГХАТ идарәсенә сылтама белән.