Казанга Сахалин өлкәсенең сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары делегациясе килә

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Казанга Сахалин өлкәсеннән делегатлар килүе көтелә. Татарстан башкаласында 6-12 май көннәрендә булачак делегация составында − Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары. Чара “Хыялларның чынга ашуы” акциясе кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Сахалин өлкәсенең “Туган тел” иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Шул уңайдан 7 май көнне сәгать 11.30 да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында (Казан, К. Маркс урамы, 38/5 нче йорт) “Милләтебез хәзинәләре” дип аталган чара уздыру ниятләнә. Ул Сахалин өлкәсенең Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарына багышлана. Программада Сахалин өлкәсе татарлары тормышына багышланган презентация каралган, дип хәбәр итә БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International