Рөстәм Миңнеханов: “Глобальләшү чорында телебезне саклау бик авыр, әмма моның өчен без күп программалар булдырдык”

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. вазифаи затлар катнашты.

“Сезне барыгызны да, барыбызны да Туган тел көне белән котлыйм! Киләчәктә дә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш кертербез дип ышанам. Сезгә барыгызга да зур рәхмәт, - диде Татарстан лидеры тантанага җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. – Глобальләшү чорында үзебезнең телебезне саклау бик авыр, әмма без күп кенә программалар булдырдык, телне, гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз. Әле шул көннәрдә генә татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың өченчесен үткәрдек, “Ана теле” интернет программасы, “ТНВ” программасы эшләп килә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, ана телен саклау максатыннан, методикаларны үзгәртәбез. Әлбәттә инде, монда күп хезмәт куелган. Һәммәбез дә моңа үз өлешен кертергә, тырышырга тиеш".

Тантана Габдулла Тукай сүзләренә халык иҗат иткән “Туган тел” җыры белән башланып китте. Сәхнәнең уртасына урнаштырылган интерактив китапта исә җырның сүзләре пәйда булды...

Бәйрәм концертында танылган җырчылар Гөлнора Гатина, Рузил Гатин, Филүс Каһиров, Айдар Сөләйманов, Айгөл Хәйри, шулай ук Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор ансамбле, ”Казан” бию ансамбле һ.б. чыгыш ясады. Моннан тыш, М. Җәлил театры артистлары “Шүрәле” балетыннан өзек тәкъдим итте. Концерт татар әдәбияты һәм сәнгатенең башлангыч чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган тарихына кыскача күзәтү ясау, татарлар тарихында тирән эз калдырган әдипләр, композиторлар сәнгать әсәрләрен искә алуга нигезләнгән иде. Һәр чор шагыйрьләренең әсәрләрен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Эмиль Талипов, Илнур Закиров укыды.

Тантаналы чарада Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырылды.

Бәйрәм “Туган тел гимны” җыры белән тәмамланды.

Кичен исә сәгать 18.00 дә шушы театрда Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсын күрсәтү ниятләнә. Ул Габдулла Тукайның тормышын сурәтли. Спектакльдә төп партияләрне Мария театры солисты Әхмәд Аһади (Г. Тукай) һәм М. Җәлил театры артистлары Гөлнора Гатина (Зәйтүнә), Артур Исламов (Фатыйх Әмирхан) башкара. Дирижер – Ренат Салаватов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International