Үткән тәүлектә Татарстанда 3287 тонна сөт савып алынган

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
 Үткән тәүлектә Татарстанда 3287,7 тонна сөт савып алынган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 132,8 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, сөт җитештерү күләме 90,7 тоннага арткан, үткән көнгә караганда 1,4 тоннага күбрәк.
Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Актаныш районнарында тулаем сөт күләме 125,3-170,5 тонна тәшкил итә.
Шул ук вакытта Чирмешән, Менделеевск, Спас, Мөслим, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт районнарында 13,3-79,8 тонна продукция җитештерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International