Татарстанда язгы культураларны чәчү эшләре 35,1 мең гектар мәйданда тәмамланган

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстанда язгы культураларны чәчү эшләре 35,1 мең гектар мәйданда тәмамланган. Язгы кыр эшләре республиканың 24 районында үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
4,5 мең гектар мәйданга солы чәчелгән, 24 мең га – арпа. Язгы культураларны чәчү эшләре буенча Сарман районы (7,1 мең га), Нурлат районы (5 мең га), Азнакай районы (4,8 мең га) лидерлык итә.
Шул ук вакытта уҗымнарны тукландыру эшләре дәвам итә. 384,5 мең гектар мәйданга минераль ашлама кертелгән, 287,9 мең гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр тукландырылган. Башкарылган эшләрнең гомумкүләме 62 процент яки 672,4 мең гектар тәшкил итә.
Республика районнарында кырларны тырмалыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International