Татарстанда 319,7 мең гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

 Татарстанда 319,7 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчелгән. Бу фаразланган күрсәткечләрнең 19 процентын тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Республиканың барлык районнарында язгы кыр эшләре башкарыла. 29,2 мең гектарга бодай чәчелгән, 169,6 мең гектарга – арпа, 243,7 мең гектарга – язгы бөртекле культуралар.

Бигрәк тә Сарман районы аграрийлары (22,1 мең га), Азнакай (16,5 мең га), Чистай (15,9 мең га) һәм Нурлат (15,1 мең га) муниципаль районнары актив эш алып бара. 
Республиканың 15 районында шикәр чөгендерен чәчү эшләре оештырылган. Техник культураны чәчүдә Сарман муниципаль районы лидерлык итә, анда 4,7 мең гектар кырны шикәр чөгендере били, Нурлат - 2,8 мең га, Аксубай - 1,4 мең га, Зәй – 1,3 мең га һ.б. Гомумән, Татарстан буенча билгеләнгән мәйданның 13,5 мең гектарына шикәр чөгендере җир куенына салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International