КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 11 мае, дүшәмбе

Җиңү көне һәм “Сабантуй” бәйрәмнәренә әзерлек һәм  уздыру  вакытында иминлекне саклау максатыннан  район эчке эшләр бүлеге, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре террорчылыкка каршы чаралар үткәрәчәк. Шушы көннәрдә уздырылган утырышта район антитеррор комиссиясе һәм Питрәч районы оператив төркеме шундый карар кабул итте.

Россия Янгын куркынычсызлыгы көнендә Питрәч янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең 126 янгын частендә  мәктәп укучылары  һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Укучылар янгын хезмәткәрләренең көндәлек эшләре белән танышты, янгынны туктату һәм юл хәрәкәте фаҗигаләрендә куллана торган махсус инвентарь белән танышты хәтта иң кыюлары янгын хезмәткәрләренең киемен дә киеп карады.

2015 елда   сыерлар өчен 16 җәйге лагерь булачак. Берничә лагерь файдалануга әзер. Алар  сөт үткәргечләре белән җиһазландырылган: “Марс”, “Соя Колай” хуҗалыклары, “Газовик” ҖЧҖнең “Татарский” һәм “Шигали” бүлекчәләре. Тиздән калган лагерьлар да мөгезле эре терлек кабул итәчәк.   

Халыкны  эш белән тәэмин итү үзәгендә “Кайнар линия” телефоны эшли: 3-07-62. Хезмәт хакын  конвертта бирү фактлары, хезмәт хокукларын һәм гражданнар  гарантияләре  сакланышы  турында хәбәр итә ала.

Пенсия фонды идарәсендә  5-8 майда иртәнге сәгать 9дан  кичке сәгать 4кә кадәр  Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү  мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” үткәрә. “Кайнар линия” телефоннары: 0-74, 3-04-88.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International