Оешканлык таләп ителә

2015 елның 15 мае, җомга

- Районның  югары технологиядә үсемлекчелек белән шөгыльләнү потенциалы зур, - дип башлады чыгышын Марат Готович.  – Әмма,  мин сездә моны күрмим. 11 майга сезнең район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре 55 процентка башкарылган. Бу яхшы күрсәткеч. Быел һава шартларына бәйле рәвештә чәчү эшләренә  соңрак керешелде. Әмма кыр эшләренә  аз вакыт бирелә. Вакыт ашыктыра.

Аннан соң Марат Готович югарыдан карап йөргәндә  өч позициягә игътибар итә:  кырларны көзге эшкәртү, дым каплату һәм  уҗымнар торышы.

Әлеге позицияләр буенча бездә минуслар күбрәк. Шулай да  хәлне үзгәртергә вакыт бар әле. Сездән югары оешканлык, эшкә җаваплы карау таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International