Татарстанда сабан культуралары 1551,3 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу планның 90 процентын тәшкил итә. Яңгырлар язгы кыр эшләрен вакытында тәмамлауга комачаулый. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Нурлат районында барлык мәйданнарның 95 проценты чәчелгән, Мамадышта - 92 процент. Түбән Кама, Әтнә, Балык Бистәсе, Теләче, Буа районнарында сабан культураралары 91 процент мәйданны биләгән. Апас районында сабан бодае һәм борчак тиешле күләмнең 90 процентында чәчелгән.
Бүгенге көндә язгы кыр эшләре явым-төшемнәр булмаган районнарда гына башкарыла.
Берүк вакытта республика авыл хезмәтчәннәре сабан һәм көзге культураларны чүп үләннәре һәм корткычларга каршы эшкәртүне дә башкара.