Татарстанда тулаем сөт җитештерү күләме 3332,5 тонна тәшкил иткән

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстанда тулаем сөт җитештерү күләме 3332,5 тонна тәшкил иткән. Бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырган вакытта 127,8 тоннага артыграк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Агымдагы ай башы белән чагыштырган вакытта артым 45 тонна тәшкил иткән. Узган көн белән чагыштырганда  тулаем сөт җитештерү 3,8 тоннага арткан. Бер сыердан тәүлегенә уртача 14,2 кг сөт савылган.

Сөт җитештерү буенча Балтач (171,3 т), Кукмара (165), Мамадыш (152,1), Актаныш (146), Әтнә (141) һәм башка районнар алда бара.

Чирмешән (14,1 т), Менделеевск (18,9), Бөгелмә (25,4), Спас (29,7), Кама Тамагы (37,5) һәм башка районнарга сөт җитештерү күләмен арттырырга кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International