ТР Питрәч районы фермеры авылда яшәүчеләргә 550 күркә һәм 3,5 мең бройлер чебиләре саткан

2015 елның 19 мае, сишәмбе

ТР Питрәч районы фермеры авылда яшәүчеләргә 3,5 мең бройлер чебиләр һәм 550 күркә чебиләре саткан.

Зөлфия Шәйхисламова чебиләр сату белән мартта керешкән. Гомумән алганда, фермер кошчылык белән өч ел дәвамында шөгыльләнә. Ул үз бизнесының нечкәлекләре турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Аграр бизнес вәкиле яшь йорт кошларын сатып ала һәм билгеле вакытка кадәр үстерә дә авылда яшәүчеләргә сата. Мисал өчен, 3,5 мең баш бройлер чебине 2 айга кадәр үстергән, ә күркә чебиләрен - 1,6 айга кадәр.
Үскән йорт кошларына ел саен ихтыяҗ арта, ә бер көнлек чебиләр ерак юлны авыр кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International