Шушы көннәрдә “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыгында өч көтүне күчерәчәкләр. “Питрәч азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖнең Янсуар бүлекчәсендә зур ремонт эшләре бара, әмма анда эшләр атна буе дәвам итәчәк әле. Районда савым сыерлары өчен барлыгы 16 һәм яшь терлекләр өчен 16 җәйге лагерь эшләячәк.
- Күпчелек хуҗалыкларда җәйге лагерьлар сөтүткәргечләр белән җиһазландырылган, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров. – Бу терлекчеләр өчен уңайлы һәм аларның эшен күпкә җиңеләйтәчәк.