Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Карт әбием тылда, ә карт бабаем фронтта җиңү өчен бөтен көчен куйган
2015 елның 22 мае, җомга
Без бүген аларның түземлелекләре, сабырлыклары, батырлыклары алдында баш иябез. Тол калган әбиләребез, ятим үскән сабыйлар язмышы кабатланмасын иде дип телибез. Мин, сугыш вакытында тылда хезмәт иткән карт әбием турында язарга телим. Карт әбием Хужина (Абдуллина) Сәгъдәт Габдулла кызы 1919 елның 2 мартында Балык Бистәсе районы Яншык авылында дөньяга килә. Ул шул авылда бала чагын, мәктәп елларын үткәрә. Шунда сугышның барлык авырлыкларын да татый. Сугыш башлангач, барлык ирләр дә сугышка китеп бетә. Ә безнең карт әби ирләр урынына басып, барлык эшләрне дә башкара, колхоз җитәкчесе нинди эшкә кушса, шунда эшли. Ул үгез җигеп җир дә сөргән, кырга чәчүлек орлык та чыгарган. Кирәк вакытта сыер җигеп районга да чыгып киткән, урманын да кискән, окоп казырга да йөргән. Аларның авыр хезмәтен, бернинди алтыннар белән дә алмаштырып булмый. Карт әбием туган авылында җиңү яуласа, карт бабам сугыш кырында җиңү яулаган. Минем карт бабам Касыйм, 1912 елның 25 гыйнварында Татар Казысы авылында туган. Шул авылда үсеп буйга җиткән. Яше җиткәч, армия хезмәтенә киткән. Анда хезмәт срогы беткәч, кабат туган авылына әйләнеп кайткан. Туган йортында озак ял итеп ятарга туры килми, чөнки финнар сугыш башлаган. Карт бабамны сугыш кырларына озатканнар. Ул беркайчан да үзен кызганмаган, һәрвакыт алда барган. Финнар белән сугышып, җиңү яулап, исән–имин кабат туган авылына әйләнеп кайткан. Озак ял итә алмаган, 1941 елда тагын сугыш башланган. Карт бабамны тагын фронтка алганнар. Ул кайларда гына сугышмаган! Ленинград блокадасында да катнашкан. Берлинга кадәр барып җиткән! Бабам Берлинны яулап алганда яраланып госпитальгә эләккән. Сугыш беткәч тә, ул тиз генә өйгә кайтмаган. Җимерек авылларны аякка бастыруда катнашып, 1945 елның ноябрендә генә туган авылына кайткан. Бабам сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнгән.
http://www.pestrecy-rt.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
5
апрель, 2026 ел
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз