КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

“ШАТЛЫК” СОЦИАЛЬ ПРИЮТЫНДА Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр. Социаль педагог Оксана Закалова “Ата-аналар һәм балалар. Мәхәббәт аңлату” дигән чара уздырды. Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләрен чакырдылар. Һәрберсе үз гаиләсен тәкъдим итте, конкурс программасында актив катнашты. Чара кысаларында “Тату гаилә” видеопрезентациясе күрсәтелде, бәйрәм ахырында “Минем гаиләм” асфальтка рәсем ясау бәйгесе уздырылды.

“ПРОЕКТ-Х” КЫСАЛАРЫНДА Ленино-Кокушкинода укучылар катнашында йөгерү булып узды. Анда шулай ук “Ирекле үзәк”, “Бердәм Россиянең Яшь Гвардия” оешмалары, “Татарстан - яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте катнашты. Барлыгы акциягә 60 кеше җәлеп ителде. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. 10 йөгерүчегә актив катнашкан өчен Дипломнар тапшырдылар. Барлык катнашучыларга да татлы призлар өләштеләр.

ЧЫҢГЫЗ МИРСӘЕТОВ Дәрвишләр бистәсендә узган тхэквондо буенча “Спектр” ДЮСШ ачык кубогында катнашып, 2004-2007 елда туган малайлар һәм кызлар арасында 43 килограммга кадәр  үлчәү категориясендә икенче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International