Татарстан сөтчелек тармагын үстерүгә РФ бюджетыннан 313 млн сумнан артык акча алачак

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан сөтчелек тармагын үстерүгә РФ бюджетыннан 313 млн 143,4 мең сум акча алачак. Акча 2013-2020 елларга исәпләнгән Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын җайга салу дәүләт программасы кысаларында тәкъдим ителә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Татарстан әлеге акчаларны якынча 2 атнадан алачак. Әлеге вакыт эчендә РФ Хөкүмәтенең махсус карары чыгарга тиеш, һәм ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына  җибәрелә, анда субсидияләр РФ төбәкләре арасында бүленәчәк.

РФ Хөкүмәте 2015 елда федерациянең 83 субъектына 6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International